Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Базарлы Матак авылында бәйрәм ярминкәсе узды

​​​​​​​Зур бәйрәмнәр алдыннан Базарлы Матак үзәген гөрләтеп ярминкә үткәреп алу күптән инде матур гадәткә әйләнде.

 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көненә берничә көн кала авыл үзәгендә быел да сәүдә бәйрәме уздырылды.

Бәйрәм табынына куярлык ризыклар да, язгы гардеробны яңартып аласы килгәннәргә кием-салым да һәм башка бик күп товарлар бар иде ярминкәдә. Иртәдән үк сәүдә урыны алып, товарны таратып салучыларның күңеле шат: кош-корт түшкәләре, сыер ите тиз арада сатылып беткән. Шуны әйтеп үтик: итнең 1 килограммы 400 сумга кадәр күтәрелгән. Бусы, билгеле, итле шулпа яратучылар өчен күңелсез  сюрприз булды. Гомумән, сатып алучылар бәяләр күтәрелүне, кем әйтмешли, акча янчекләренең тиз бушавыннан сизделәр.

Шулай да бәйрәм алды кәефен күтәрергә ярдәм итте ярминкә. Чөнки биредә күп төрле товарлар гына түгел, кайнар чәй белән хуш исе тирә-якка таралган шашлык та, янәшәдәге мәйданда район үзешчәннәре әзерләгән концерт та булды бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев