Район үзәк хастаханәсенең бәби тудыру бүлеге 19 июльдән 2 августка кадәр “чистартуга” ябыла.
Бүлекнең өлкән акушеркасы Наталья Гнеденкова әйтүенчә, бу планлы чара. Һәр бәби тудыру йорты елына бер тапкыр санитар-гигиена эшкәртүе максатында хезмәтен туктатып тора. Бу әниләр һәм бәбиләрнең хәвефсезлеге, шулай ук больница эчендәге инфекцияләр белән көрәшү өчен эшләнә.
Бу чорда авырлы хатыннар Чистай бәби тудыру йортына озатылачак.
Нет комментариев