Бибай Чаллысы авылы клубында “Бәрәңге илендә кунакта” дигән бәйрәм үткәргәннәр.
“Табыннарыбыз күрке булган “икенче икмәк”кә багышланган мондый бәйрәмне көзләрен ел да уздырабыз. Быел ул бигрәк тә урынлы – бәрәңге бит һәр хуҗалыкта күкрәп уңды”,–ди клуб мөдире Рәзинә Гыйниятуллина. Авылның уңган хуҗабикәләре бәйрәмгә бәрәңгедән әзерләнгән бик күп ризыклар алып килгәннәр. Кыстыбый, ит-бәрәңге бәлеше, бәрәңге пәрәмәче, салатлар, төелгән, мичкә тәгәрәткән, кыздырылган, эченә яшелчәләр тутырылган бәрәңге – зал түрендәге өстәлдә һәркайсы үз урынын алган. Бәрәңгене тизрәк әрчү һәм турау, идәнгә чәчелгән бүлбеләрне күз бәйләгән килеш чүпләү бәйгеләрендә катнашучылар да күп булган. Авыл халкы берсен-берсе уздырып бәрәңге турындагы викторина сорауларына җавап биргәннәр, җырлар, шигырьләр башкарганнар. Бәйрәм бик күңелле узган, бибайлылар аннан: “Киләсе елларда да икенче икмәгебез мул уңсын!” дигән теләк белән таралганнар.
Нет комментариев