Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев мөселманнарны Рамазан ае башлану белән котлый
2115
0
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ! Мөхтәрәм дин кардәшләребез!Якынлашып килүче Рамазан ае белән котлыйм! Коръәндә әйтелгән: “Ий, иман китергән бәндәләр, сездән алда килеп-киткәннәргә фарыз ителгән кебек, ураза тоту сезгә дә фарыз кылынды. Бәлки, сез шаять тәкъва булырсыз?” (Бәкарә сүрәсе, 183 аять). Рамазан безне мәрхәмәтле, игелекле булырга өйрәтә, күңелләребезне тәрбияли. Быел 5 нче майда районыбызның барлык мәчетләрендә дә беренче тәравих намазы укылачак. 6 нчы май уразаның беренче көне булачак. Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә тоткан уразаларыбызны, кылган гамәл-гыйбадәтләребезне кабул итсен, үзенең рәхим-шәфкатеннән ташламасын иде. Аллаһ исемен зикер итеп, күңелләребез белән бары Коръәнгә, иманга ашкынып үткән Рамазан ае савапларын күрергә язсын. Рамазан ае мөбарәк булсын!
Әлки районы имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев