Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә чәчүгә төштеләр
Яңалыклар

Әлки районы “Хузангай” җәмгыятендә чәчүгә төштеләр

9 апрельдә “Хузангай” җәмгыяте механизаторлары сабан культуралары чәчүгә керештеләр.

Вячеслав Илюхин һәм Александр Крылов, үзләренең К-744 тракторларына чәчү комплекслары тагып, туфракка арпа орлыклары кертәләр. Хуҗалыкның баш агрономы Юрий Льдинов әйтүенә караганда, арпа культурасын алар быел 6 мең гектарда игәргә ниятлиләр. Тагын 2500 гектарда борчак үстерергә планлап торалар.

Хәзер район хуҗалыкларында чәчеләсе җирләрдә дым каплау, ашлама кертү эшләре дәвам итә.


Нет комментариев