Әлки районы: Лисенков исемендәге музей каникулларда һәр көнне эшләячәк
Тарихи-туган якны өйрәнү музеенда экскурсияләр 2-9 гыйнварда узачак.
Бу көннәрдә 9дан 14 сәгатькә кадәр музей хезмәткәрләре район тарихына чумарга, район, аның халкы турында күп кенә файдалы мәгълүмат белергә, космонавтика музеенда булырга теләүчеләрне көтеп калачаклар. Өлкәннәр өчен керү билеты 50 сум, балалар өчен 10 сум торачак.
Учреждение директоры Мария Платонова сүзләренә караганда, музейда чыршы бизәлгән, аның янында фотозона ясалган. Шулай ук Яңа Ел открыткалары күргәзмәсе оештырылган. Кунакларга алар турында сөйләячәкләр. Балалар һәм өлкәннәр өчен Кыш бабай белән викториналар көтә.
Керү юлында тән температурасын тикшерәчәкләр, килүчеләрдә битлекләр булу мәҗбүри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев