Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: “Әлки хәбәрләре” редакциясенә каләмдәшләребез килде

“Әлки хәбәрләре” редакциясендә коллегаларыбыз – Казанда чыга торган “Элита Татарстана” журналы хезмәткәрләре булып китте.

Каләмдәшләребез районда иҗат командировкасында  икән. Журналның баш мөхәррире Вячеслав Карпов белән безнең коллективның иҗади дуслыгы күп еллардан бирле килә. Вячеслав Алексеевич профессиональ фотограф та әле. Аның фотокүргәзмәләре Мәскәү, Сочи, Казан шәһәрләрендә булды. Соңгы елларда “Әлки хәбәрләре” редакциясе коридорларын да  Вячеслав Карпов эшләгән өч дистәләп фоторәсем бизи. Алар редакциягә килүчеләрдә зур кызыксыну уята.

Баш редактор белән бергә бездә кунакта якташыбыз (Түбән Кәчи авылыннан), озак еллар Спас районы газетасы баш мөхәррире булып эшләгән Анатолий Самаркин һәм журнал хезмәткәре Ольга Жукова булдылар. Аннан башкала журналистларын район башлыгы Александр Никошин кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев