Әлки районы мәдәният йортында бүген “Голубые береты” төркеменең элекке башкаручысы Олег Гонцов һәм “Каскад” төркеменең элекке башкаручысы Асватур Сагирян чыгыш ясады
.
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә һәм Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулу уңаеннан зур концерт булды. Анда “Ростов” вокаль-инструменталь ансамбле чыгыш ясады. Атаклы “Голубые береты” төркемен оештыручыларның берсе, аның элекке башкаручысы Олег Гонцов һәм “Каскад” төркеменең элекке башкаручысы Асватур Сагирян чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмде. Байтак җырларны зал агүрә басып тыңлады. Үзе дә Әфган сугышы ветераны Олег Гонцовның гыйбрәтле хикәяләре залны уйландырды, тетрәндерде, яшьләр өчен үзенә күрә батырлык дәресе булды.
Зал тулы тамашачыларны (алар арасында сугыш һәм хезмәт ветераннары, әфганчылар, яшь армиячеләр, хезмәт коллективлары вәкилләре бар иде) район башлыгы Александр Никошин бәйрәм белән котлады.
Тәбрикләүләргә Әфганстан сугышында һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның Татарстан иҗтимагый региональ оешмасы район бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәйхетдинов та кушылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев