Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: үсмерләргә тәмәке саткан өчен штрафлар артты

Насвай һәм суыра торган тәмәке (снюс), шулай ук балигъ булмаган үсмергә тәмәке һәм тәмәке эшләнмәләре саткан өчен җаваплылык кырысланды.

2020 елның 31 июлендә “Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 3.5 һәм 14.53 маддәләренә үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон кабул ителде.

Әлеге үзгәрешләр нигезендә, насвай, суыра торган тәмәке (снюс) саткан очракта гаепле кешеләр 15 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар – 30 меңнән 50 мең сумга кадәр, ә юридик затлар 100 меңнән 150 мең сумга кадәр штрафка тартылачак.

Балигъ булмаган үсмергә тәмәке продукциясе яисә тәмәке эшләнмәләре саткан өчен хәзер аерым кешеләргә – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 40 меңнән 70 мең сумга кадәр, юридик затларга 150 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.

Бу хакта безгә район прокуроры урынбасары юстиция киңәшчесе Луиза Хәйруллина хәбәр итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев