Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: сыер асраучыларга күпме ярдәм була?

“Чуаш Кичүе авылында  әти-әнием мал-туар асрап яшиләр. Авыл җирлеге башлыгы алардан терлекләр өчен субсидия алырга документлар сораган. Сыер, кәҗә тотучыларга быел күпме ярдәм була икән, дип кызыксына әти-әни. Шул турыда газетага язып чыкмассыз микән? Алия, Базарлы Матак авылы”.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов журналистлар белән бер әңгәмәдә бу турыда әйтеп узган иде.

Аның хәбәр итүенчә, 2021 елда шәхси хуҗалыкларга бер сыер асраган өчен – 2300 сум, ике сыер өчен – 3300 сум, өч һәм аннан күбрәк баш өчен 4300 сум дәүләт ярдәме күрсәтелә. Кәҗә асраучыларга һәр башка 500 сум биреләчәк.

Моннан тыш, ит токымлы терлек сатып алган өчен – 30 мең сум, сөт токымлы нәселле терлеккә – 40 мең сум, гаилә фермасы төзергә алынучыларга 30 миллион сумга кадәр грант ярдәме күрсәтү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев