Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы террорга каршы комиссиясендә 23 февраль, 8 Март бәйрәмнәрен имин үткәрү хакында сүз барды

Алда безне ямьле бәйрәмнәр көтә. 23 февральдә Ватанны саклаучылар көнен, 8 Мартта Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үтәчәкбез. Террорга каршы район комиссиясе утырышында әлеге истәлекле көннәрне имин үткәрү хакында сүз барды.

Утырыш эше белән комиссия рәисе, район башлыгы Александр Никошин җитәкчелек итте.

Бәйрәмнәрне хәвефсез үткәрүгә әзерлек, террорга һәм экстремистлыкка каршы профилактика чаралары турында район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы Ришат Насыйбуллин чыгыш ясады. Ул бәйрәм көннәрендә күп кеше катнашында үткәрелә торган чаралар хакында полициягә алдан ук хәбәр итү зарурлыгын ассызыклады. Бәйрәм чараларында  җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен җаваплы кешеләр билгеләнергә, шулай ук анда ирекле халык дружиначылары кизү торырга тиеш.

Төрле көтелмәгән хәлләр килеп чыкмасын, кешеләр иминлегенә берни дә янамасын өчен без һәркайсыбыз уяу булырга, саклык чараларын истә тотарга тиешбез. Авылда ят кешеләр, шикле автомобильләр йөрмиме – боларның һәркайсына игътибарлы булырга кирәк. Полиция хезмәткәрләре гадәти кешеләр сыйфатында  берничә авылда булып, кибетләрдән күп күләмдә озак саклана торган ашамлыклар сатып алганнар. Мондый очракларда кибетчеләр авыл җирлеге советына яисә полиция участок инспекторына хәбәр итәргә тиешләр иде. Әмма алар битарафлык күрсәткән. Әйтик, Каракүл авылы кибетендә хокук сакчылары инде икенче мәртәбә шундый җитешсезлекне ачыклаган.

Иске Кората авыл җирлеге башлыгы Николай Кузнецов үзләрендә террорга һәм экстремистлыкка каршы алып барыла торган профилактика эшләре хакында хисап тотты. Александр Никошин җирлек башлыгына “Хузангай” җәмгыятенә читтән килеп эшләүчеләрне җитдирәк контрольдә тотуны йөкләде.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Артем Савинов үз тармакларындагы объектларны паспортлаштыру хакында сөйләде. Район прокуроры Руслан Гыйзәтов җитәкчегә мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшләүчеләр белән әлеге объектларда пропуск режимын тиешенчә үтәү буенча инструктаж, укулар үткәрү зарурлыгын искәртте.

Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин Үзәк паркның халык күп була торган объектлар исемлегенә кертелүен хәбәр итте. Андый объектларга куелган таләпләр нигезендә паркта яктырткычлар, видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Әмма барлык тиешле таләпләрне үтәү өчен 100 меңнән артык өстәмә чыгым сорала. Александр Никошин, финанс мәсьәләсен хәл итеп, Үзәк паркны хәвефсезлек җәһәтеннән тиешле дәрәҗәгә китерергә кушты.

Район башлыгы авыллардагы буш торган өйләрне хуҗаларыннан сүттерергә яисә тәрәзәләрен кадаклатырга күрсәтмә бирде.  Ул шулай ук хуҗалыкларда булган ашламаларны аерым контрольгә алу бурычын куйды.

Александр Никошин алда торган бәйрәмнәрне тыныч, имин үткәрү өчен барлык чараларны күрү зарурлыгын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев