Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Төп бурычым – эшмәкәрләр хокукларын яклау

.

Узган ел ахырында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән һәр муниципаль районда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Уполномоченныйның җәмәгать вәкилләре институты булдырылды. Болар – бөтен районга билгеле кешеләр, алар үз бизнеслары белән беренче көн генә шөгыльләнмиләр инде, һәрберсенең актив тормыш позициясе, үз фикере бар. Безнең районда бизнес омбудсменның вәкиле итеп Алмаз Зарипов билгеләнде.

  • Алмаз Робертович, Сез ничә ел бизнес белән шөгыльләнәсез, компаниягез нинди эш башкара?
  • Мин 2003 елдан бирле эшмәкәр. Кибетем бар, анда спорт товарлары, пычкы, электр эш кораллары, катнаш азык сатам.
  • Сез ни рәвешле җәмәгать вәкиле булып киттегез, бу сыйфатта үз алдыгызга нинди бурычлар куясыз?
  • Мин өченче ел инде район эшмәкәрләре советының рәисе булып торам. Коллегаларымны борчыган проблемалар турында әйбәт беләм, бәлки район җитәкчелеге шул сәбәпле әлеге җәмәгать эшен миңа тәкъдим иткәндер дә. Төп бурычым, эшмәкәрләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау, эшмәкәрлек үсешенә аяк чалучы проблемаларны өйрәнәм.

Эшмәкәрләр, бигрәк тә бу юлга яңа гына басучылар, күзәтчелек итүче, тикшерүче органнар алдында куркып калмаска тиеш. Без аларга төрле мәсьәләләрне хәл итүдә булыша алабыз, моның өчен район җитәкчелегенә, Президент Аппаратына мөрәҗәгать итү мөмкинлегебез бар. Күптән түгел махсус укуларда булып кайттым.

  •  Ул укулар ни рәвешле үткәрелде?
  • ZOOM аша алты атна буе өйрәнүләр үттек. Үзем элек белмәгән күп яңа нәрсәләргә өйрәндем. Алар тиз арада нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге бирә. Үзләштергән белемнәрне эшемдә кулланырга тырышачакмын. Җәй айларында без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ленар Галиев белән авылларга бардык, эшмәкәрләр белән очраштык. Аларга салым закончалыгының йөкләнгән керемгә бердәм салымга кагылышлы яңалыкларын аңлаттык.
  • Район эшмәкәрләрен нәрсәләр борчый соң?
  • Беренче чиратта болар – энергия чыганакларына бәяләр, ерак авылларда интернет булмау, элемтәнең начар эшләве...Ара-тирә каты көнкүреш калдыкларын чыгару белән бәйле проблемалар да туа.

Дөрес, әлегә рәсми мөрәҗәгатьләр булганы юк. Бу, беренче чиратта, районда эшмәкәрлекне үстерү өчен уңайлы шартлар тудыру белән бәйле. Берара битлек режимын үтәүне тикшерү максатында рейдлар үткәргән хокук саклау органы хезмәткәрләренә кагылышлы зарлар булды. Мин мондый чараның вакытлы икәнлеген, мәкерле авыруның таралуын булдырмас өчен кулланылуын аңлаттым. Бәхәссес ки, тиздән битлек режимы  юкка чыгарылыр, чөнки хәзер пандемиягә каршы төп чара – халыкны вакциналау. Шунлыктан һәр кеше прививка ясатсын иде.

  • Сезнең 2021 елга планнарыгыз нинди?
  • Киләсе елга да, аннан соңгы чорга да планнар бер – районда бизнес-берлек бернинди каршылыксыз эшләсен, килеп туган проблемалар тиз хәл ителсен өчен кирәклене эшләргә тиешбез. Билгеле, районда эшмәкәрлек тотрыклы үссен, бизнесның ныгуы, киңәюе юлында каршылыклар булмасын иде.
  • Сезне кайдан табып була?
  • Атнаның һәр чәршәмбесендә 9.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр мин Базарлы Матак авылының Крайнов урамындагы 83 нче йортта кабул итәм. Телефоным: 89274123037.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев