Әлки районы укучылары  “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә булды
Яңалыклар

Әлки районы укучылары “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә булды

Үткән атнада, “Яшь профессионаллар” VII милли чемпионаты (WorldSkills Russia) финалы барган көннәрдә, Базарлы Матак мәктәбенең 8 сыйныф укучылары “Казан-Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә булдылар.

Казанда узган эшче һөнәрләр бәйгесендә бит яшьләр 91 белгечлек буенча көч сынашты. Укучылар анда төрле һөнәрләр турында белделәр, экскурсияләрдә катнаштылар, конкурсантларның эшләрен карадылар. Малайлар-кызлар үзләрен проектлаучылар ролендә дә сынап карады – 3D принтеры өчен модель ясадылар.


Нет комментариев