Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: уңышка бүгеннән нигез салалар

Ирек Җәләлетдинов бу көннәрдә Чуаш Кичүе авылы янәшәсендә көзге бодай чәчү белән мәшгуль.

Тәҗрибәле механизаторның чит илдә җитештерелгән тракторының моторы ремонтта. Ул хәзер Яр Чаллы заводында чыккан көпчәкле трактор белән чәчү эшләре башкара.

Чәчүгә төшкәннән бирле Ирек “Әхмәт” отряды кырларында 400 гектарга якын мәйданда киләсе ел уңышына нигез салырга өлгергән. Аның чәчкечләре яңа түгел инде, күп еллар элек заводта җитештерелгән. Шуңа карамастан, механизатор һәр көнне 60-70 гектар җир чәчеп бара.

Чәчүлек орлык белән Ирек Җәләлетдиновны авылдашы – Чуаш Кичүенең тәҗрибәле шоферы Фәнис Шәйхетдинов тәэмин итә. Ә чәчкечләрдә  орлыкның җир куенына тигез һәм сыйфатлы төшүен Илдар Сәгыйров игътибар белән күзәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев