Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы яшь ватерполчылар командалары Татарстан данын яклап чыгыш ясый

Без бар дип тә белмәгән су полосы спорты районга килгәнгә өч ел. Нәкъ шул чакта Базарлы Матакта “Ләйсән” йөзү бассейны ачылды. Шунда йөри башлаган, күбесе йөзәргә өйрәнгән малайлар-кызларның су полосы буенча уңышларына бүген инде бөтен район белән горурланабыз.

Күптән түгел районга Россия Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров килгәч, аның белән очрашу вакытында әти-әниләр:

–Безгә тренер Александр Георгадзены чакырып кайтарганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә!–диделәр.

Александр Георгадзе безнең районга Грузиядән Ирек Зиннуров соравы буенча килеп эшли башлаган иде. Бу ике спортчы гел элемтәдә торалар. Ирек Зиннуров зарурлык булганда бик теләп ярдәм итә.

Александр Георгадзе тренерлыгында шөгыльләнүче ватерполчы кызлар һәм малайлар яңарак кына Россия беренчелеге ярышларының беренче турыннан кайттылар. Без тренердан яшь ватерполчыларыбызның анда ничек чыгыш ясаулары турында сораштык. Алар бит беренче тапкыр Татарстан данын яклап шундый мәртәбәле турнирда катнаштылар.

–Безнең “Актай-1” кызлар командасы 17 яшькәчә үсмерләр арасында югары лигада чыгыш ясады. Пенза шәһәрендә узган беренче турда без ике команданы җиңеп, икесенә җиңелеп, икенче турга үттек. Тиздән Санкт-Петербургка әлеге ярышларга барабыз. Анда Россиянең иң көчле сигез командасы көч сынашачак. “Актай-2” кызлар командасы 15 яшькә кадәргеләр арасында ярышты. Алар да икенче турга үттеләр. Малайларның ватерпол командасы исә Дзержинск шәһәрендә булган Россия беренчелегендә катнашты. Алар беренче лигада уйнадылар,–ди Александр Константинович.

“Актай-1” командасындагы кызларга район махсус спорт киемнәре тектергән. Аны заказ биреп Мәскәүдә эшләткәннәр. Кызлар бит республика исеменнән чыгыш ясыйлар. Шуңа да коену костюмнарына Татарстан гербы чигеп эшләнгән.

Безнең кайбер ватерполчы кызларыбыз белән инде Олимпия резервлары әзерләү тренерлары кызыксына башлаган. Өч кызыбызга хәтта чакыру да җибәргәннәр. Алар әлегә үзебездә күнегүләр үтәргә булганнар.

Бу көннәрдә кызлар 6 декабрьдә башланасы икенче турга ныклап әзерләнәләр. Капкачы Айгөл..., команда капитаны Эльвира Шәйхетдиновага, үзәктә уйнаучы Энҗе Идиятуллинага тренер Александр Георгадзе зур өметләр баглый. Гомумән, кызларыбыз тренерлары ышанычын аклап киләләр икән. Ватерполчы кызлар командаларын ярышларга йөрергә республика Спорт министрлыгы финанслый.

Александр Георгадзе “Ләйсән” бассейнын да югары бәяли.

–Биредә суның сыйфаты барлык тиешле таләпләргә, нормаларга җавап бирә. Җитәкче Айтуган Вафин бу мәсьәләне гел күз уңында тота. Гомумән, бассейнда шөгыльләнү, күнегүләр үткәрү өчен бөтен уңайлыклар тудырылган,–ди тренер.

Ул район спорт мәктәбе директоры Рамис Вафинга да рәхмәтле. “Балалар спортын үстерүгә җаны-тәне белән бирелгән, малайлар-кызлар турында аталарча кайгыртучы җитәкче ул”,–ди. Тренер Рашат Вафин да үз эшен әйбәт белүче, балалар белән шөгыльләнүгә вакытын һәм көчен кызганмаучы белгеч икән.

Ватерполчылар командаларының алга планнары нинди соң?

–Киләсе елның маенда районга Волгоград, Пенза, Мәскәү, Лепецк шәһәрләреннән командалар килеп, бездә шөгыльләнергә җыеналар. Бу мәсьәлә буенча сөйләшүләр алып барыла. Үзебезне исә июньдә Болгариягә ярышларга чакыралар,–диде безгә Александр Георгадзе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев