Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Югары Матак авылында өйләргә су килүдә ник өзеклек туган?

.

“Мин сезгә Югары Матактан шылтыратам. Безнең авылда дүртенче көн инде су өзеклек белән килә. Ә бүген бөтенләй юк. Авыл җирлеге башлыгына әйткән идек, “су торбасы тишелгән урынны эзлибез” дип җавап бирде. Ярдәм итегез әле”,–дип мөрәҗәгать итте безгә бер апа.

Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертү өчен  Иске Матак авыл җирлеге башлыгы Николай Кудряшов белән элемтәгә кердек.

–Су килүдә өзеклек тугач, су трассасы тишелгәнме әллә дип, проблемалы урынны эзли башладык. Кар астыннан аны ачыклау (обнаружить) бик катлаулы. Ә сәбәп трассада да булмаган – бер кран шартлап, су шуннан агып яткан. Аны алыштырдык. Хәзер су өйләргә яхшы килә,–дип җавап бирде җирлек җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев