Әлки районы: Юксыл авылының соңгы кешесе вафат
Туган авылы Юксылны берүзе яшәткән Сөләйман Гыйләҗев бакыйлыкка күчте.
Аны кичә гүргә иңдерделәр. Сөләйман абый йөрәгенә берничә тапкыр операцияләр ясаткан иде.
Сөләйман Гыйләҗевны “соңгы могикан” дип тә атадылар. Ул заманында Мәскәүдә яшәгән. 90 нчы елларда, сәламәтлеге какшый башлагач, башкаладан Юксылга күчеп кайта. Ике дистә елдан артык туган авылы аңа яшәргә көч-куәт бирә, табигате сихәтли.
Авылда Сөләйман ага бик актив тормыш алып барды. Күп итеп кәҗә-сарык, дуңгызлар асрады. Яшелчә, җиләк-җимеш үстерде, балыкка йөрде. Кыскасы, Юксылны яшәтте, саклады.
Сөләйман абыйны Юксыл зиратына җирләделәр. Аңа 63 яшь иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев