Әлки районы ЗАГС бүлегендә ноябрьдә яңа туган дүрт бала теркәлгән, бер пар никахлашкан
Ноябрьдә район ЗАГС бүлегендә яңа туган дүрт бала теркәлгән, бер пар никахлашкан.
Ай дәвамында 3 гаилә аерылышкан, 24 райондашыбыз бакыйлыкка күчкән. Ә ел башыннан бирле бүлектә 128 бәбине исәпкә алганнар, 72 пар язылышкан. Тик менә 11 айда 42 гаилә таркалган, 271 кеше вафат булган.
Чагыштыру өчен: узган елның ноябрендә 10 бәби (ел башыннан – 99) теркәлгән, 5 гаилә (ел башыннан – 83) төзелгән, 4 пар (34) араларын өзгән, 25 кеше (275) арабыздан киткән.
***
Ноябрьнең соңгы көнендә район ЗАГС бүлегендә Югары Әлки егете Альфред Шәрапов һәм Чуаш Кичүеннән Илүсә Хәмидуллинаның законлы никахлары теркәлде.
Альфред эшмәкәр Шәйхетдиновлар предприятиесендә, ә Илүсә Юхмачы икмәк пекарнясында хезмәт куялар. Яшьләр районда төпләнергә, Югары Әлкидә яшәргә ниятлиләр. Димәк, районыбызда тагын бер яшь гаилә артты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев