Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы ЗАГС бүлегендә соңгы айда биш пар никахлашкан

Республикада үзизоляция режимына үзгәрешләр кертелгәннән соң районда биш пар тантаналы төстә никахларын рәсмиләштергән.

Коронавирус белән бәйле чикләүләр йомшаргач, 12 майдан ЗАГС органнары да эшли башлады. Дөрес, никах рәсмиләштерү битлек-перчатка режимы шартларында башкарыла. Шулай ук язылышу тантанасында уннан артык кеше катнашырга тиеш түгел.

Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина әйтүенчә, бу шартларның барысы да үтәлә.

Күптән түгел Никахлашу залында Карга авылыннан  Илсур һәм Гөлфия Хәсәнҗановлар язылышты. Яшьләр әле икесе дә студентлар—Илсур агрокөллият филиалында, Гөлфия медицина көллиятендә  белем ала.

--Без коронавирус чикләүләре кертелгәнче үк, февраль аенда балаларга никах укытып, кодалар белән мәҗлес үткәргән идек. Инде менә яшьләребез тантаналы төстә язылышты да. ЗАГС та үткән чарада без әти-әниләр, иң якыннар гына катнаштык. Котлаулар, балдак алышулар—бар да булды. Балалар бәхетле генә булсын!- диде безгә кияүнең әнисе Гүзәл Хәсәнҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев