Базарлы Матакның Үзәк Усадьба урамында яшәүчеләр соңгы берничә елда суга тилмерде.
Суга кытлык бигрәк тә җәй айларында үзен сиздерә иде. Менә яңарак кына биредә суүткәргечләрне алыштырдылар – нәзек торбалар урынына 100 миллиметрлы – калынын салып чыктылар. Хәзер мондагы 40-50 йортта краннан су бик яхшы килә. Авыл халкы район җитәкчеләренә, Базарлы Матак башкарма комитетына, бу эшне кайгыртып йөрүче Айтуган Вафинга бик рәхмәтле булуларын әйтеп, редакциягә шатлыкларын җиткерделәр.
Нет комментариев