Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы Алпар авылында төзелүче мәчеткә манара куела

Алпар авылында быел март аенда башланган мәчет төзелеше инде төгәлләнүгә таба бара.

Шулай да әле эшләр җитәрлек. Эчке стеналарны сылап шомартасы, ишекләр урнаштырасы, мәчеткә керә торган баскычны матурлап эшләп куясы бар. Әле мәчет стеналары буйлап бетон да салырга кирәк. Шулай да Аллаһының рәхмәте белән мәчетебезнең төп өлеше эшләнеп бетте. Эшләр бик тиз, рекордлы срокта диярлек башкарылды. Монда төзелешне оештыручы һәм әйдәүче Рәфкать Сәмигуллинның, аның ярдәмчеләре Тәлгать Әхмәтшинның һәм бигрәк тә Ринат Насыйбуллинның зур тырышлыгы ята. Авылда оешкан бригада да ныклы хезмәт куя.

Агымдагы атнаның шимбәсендә, ягъни 27 майда мәчетнең төп архитектура элементларын - манараны, аның аен һәм манара балконын кую планлаштырыла. Бу мөһим эшләр тантаналы төстә иртәнге сәгать 10 да башланачак. Әлеге дулкынландыргыч мизгелләрне күрергә теләүчеләрнең барысын да мәчетебез янына чакырып калабыз.

Рафаил Гатауллин,

Алпар мәчете имам-хатыйбы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев