Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы делегациясе “Татарстан-яңа гасыр” иҗтимагый хәрәкәте Югары советы утырышында катнашты

"Татарстан-яңа гасыр" республика иҗтимагый хәрәкәте Югары советының 14 февральдә Казанда узган утырышында Әлкидән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов җитәкчелегендәге делегация катнашты.

Утырышны "ТНВ"-"ТЯГ" Югары советы рәисе, Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Ул үз чыгышында республиканың икътисадый һәм социаль тормышын кыскача анализлады. Спикер Россия Президенты Владимир Путинның күптән түгел республика башкаласына эш визиты хакында да искә алды. Президент катнашында Казан авиация заводы белән ТУ-160 М самолетлары төзү турында 160 миллиард сумлык дәүләт контрактына кул куелуны республикабыз өчен зур һәм әһәмиятле вакыйга дип атады.

Парламент җитәкчесе алда торган Россия Президенты сайлауларын Татарстанда халыкның актив катнашуы шартларында үткәрергә чакырды. Утырышны Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерүнең яңа юнәлешләре буенча "түгәрәк өстәл" дәвам иттерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев