Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районы: Колчурино үзешчәннәре авыл сәхнәсен гөрләтә

Югары һәм Түбән Колчурино үзешчәннәре район фестивале кысаларында җиде авылга барып концерт куярга өлгергәннәр.

Сан ягыннан аз - 7 кеше генә булсалар да, җыр-бию осталары сәгать ярымлык программа әзерләп, тамашачыларга күңелле ял бүләк иткәннәр. "Без җыр белән алдырабыз",-ди Надежда Льдинова. Үзешчәннәр чуашча, русча, хәтта татарча җырларны да яратып башкаралар. Халык җырларыннан һәм 80 нче елларда популяр булган җырлардан тезмәләрен тамашачылар бик яратып тыңлый. Ә Татьяна Ишмулкина, Елена Краснова, Любовь Молодова, ике Надежда - Родионова белән Льдинова төрле биюләр башкарып, концерт программасына җылылык өстиләр. "Диво" дуэты җырлары да сәхнәдә бик шәп яңгырый. Артистларның иң өлкәне Раиса Евграфовага 75 яшь, ул шулкадәр моңлы итеп җырлый ки, авылдашлары аны сәхнәдән һич теләми генә җибәрәләр.

Бу ялда актив үзешчәннәр Югары Колчуринода булачак. Майчабу бәйрәмендә дә катнашырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев