Әлки районы: күп балалы Мәҗитовлар яңа өйле булдылар
Яңалыклар

Әлки районы: күп балалы Мәҗитовлар яңа өйле булдылар

Тагын бер күп балалы гаилә дәүләт ярдәме белән зур, иркен тораклы булды:

Түбән Салманда яшәүче Мәҗитовларга дәүләт программасы кысаларында өй салып бирделәр. Бик матур таш йортны "Строитель и К" осталары төзеде.

Равилә һәм Вәлит Мәҗитовлар 8 бала табып үстерделәр, хәзер инде олыраклары гаилә корып, үзләре ул-кызлы булган. Июль башында тагын бер шатлыклы вакыйга көтелә Мәҗитовларда - улларын өйләндереп, яңа өйгә килен төшерергә әзерләнәләр алар.


Нет комментариев