Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Әлки районы Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында игълан ителгән “Иң әйбәт бизәлгән Яңа ел чыршысы” конкурсында катнаша

Әлеге бәйге узган елның декабрендә игълан ителгән иде. Жюри комиссиясе конкурска йомгак ясаганда җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алачак. Шул максатта районнардагы чыршылар өчен интернетта тавыш бирү оештырыла. Әйдәгез, без дә районыбызның үзәк чыршысы өчен тавыш бирик. Тавыш бирүдә катнашу өчен компьютерда "Конкурс "Лучшее оформление новогодней елки среди муниципальных образований Республики...

Әлеге бәйге узган елның декабрендә игълан ителгән иде. Жюри комиссиясе конкурска йомгак ясаганда җәмәгатьчелек фикерен дә исәпкә алачак. Шул максатта районнардагы чыршылар өчен интернетта тавыш бирү оештырыла. Әйдәгез, без дә районыбызның үзәк чыршысы өчен тавыш бирик.

Тавыш бирүдә катнашу өчен компьютерда "Конкурс "Лучшее оформление новогодней елки среди муниципальных образований Республики Татарстан" дип җыю сорала. Аннан тәкъдим ителгән районнар арасыннан "Алькеевский муниципальный район"га басасы һәм 5 баллы шкала буенча бәяңне куясы.

Конкурста катнашучылар өчен тавыш бирү 20 гыйнварга кадәр дәвам итә.

Туган төбәгебез патриотлары булып калыйк - үз тавышларыбызны районыбыз чыршысы өчен бирергә ашыгыйк.

Конкурста җиңгән районнар зур күләмдә акчалата бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев