Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районына кыргый җанварларны котыру чиренә каршы вакциналау өчен районга 10 мең данә препарат кайткан

Бу хакта район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында хәбәр итте. Ветеринария хезмәткәрләре егерьлар, аучылар белән берлектә "тәмле" вакциналарны төлкеләр, башка кыргый җанварлар өннәре тирәләренә таратып чыгалар. Бу эш инде башланды, аны 30 апрельгә чаклы башкару күздә тотыла. Узган ел әнә шундый саклану чаралары күрү нәтиҗәсендә...

Бу хакта район ветеринария берләшмәсе баш табибы Камил Хәйруллин санитар-эпидемиягә каршы комиссия утырышында хәбәр итте. Ветеринария хезмәткәрләре егерьлар, аучылар белән берлектә "тәмле" вакциналарны төлкеләр, башка кыргый җанварлар өннәре тирәләренә таратып чыгалар. Бу эш инде башланды, аны 30 апрельгә чаклы башкару күздә тотыла. Узган ел әнә шундый саклану чаралары күрү нәтиҗәсендә районда терлек-туарларда һәм җәнлекләрдә котыру чире очраклары теркәлмәде.

Комиссия утырышында язгы ташу чорында су басу куркынычы булган авылларда йогышлы авырулар таралуга юл куймау чаралары хакында да сүз барды. Утырыш эше белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова җитәкчелек итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев