Әлки районында “Без бергә” республика балалар иҗат фестивале старт алды
1544
0
Бу елның февраленнән "Без бергә" республика балалар иҗат фестивале старт алды.
Фестиваль "Без бергә" балалар халык иҗаты конкурсын, "Россия сувенирлары" декоратив-кулланма эшләнмәләр күргәзмә-ярминкәсен, "Туган ягыбыз киңлекләре" фотоконкурсын үз эченә ала. Фестиваль-бәйге дүрт этапта - мәктәп (1 февраль-10 март), муниципаль (19-26 март), зона (2-19 апрель) һәм республика (25-27 апрель) - үткәрелә. Гала-концерт 19 майга билгеләнгән. Балалар төрле номинацияләр буенча осталыкта көч сынашачак. Бәйгегә әти-әниләрне дә җәлеп итү күздә тотыла ("Иҗади гаилә" номинациясе).
Барлык мәктәпләр укучылары һәм әти-әниләр әлеге иҗади бәйгедә катнашырга чакырыла. Фестиваль-бәйгенең мәктәпләр этабында җиңүчеләр 18 мартта тамашачылар алдында чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев