Әлки районында ел башыннан бирле 28 бала туган, 11 гаилә төзелгән
Яңалыклар

Әлки районында ел башыннан бирле 28 бала туган, 11 гаилә төзелгән

Елның беренче өч аенда район халкы яңа туган балалар хисабына 28 кешегә арткан.

Бәбиләрнең 15 е - малайлар. Балаларның күпчелеге (12) гаиләдә икенче булып туган. Ә март аенда ЗАГС бүлегендә 11 бәби теркәлгән. Мартта - 3, ә ел башыннан бирле 11 гаилә төзелгән. Тик аерылышучылар да күп. Үткән айда - 2, ә ел башыннан 10 гаилә таркалган.

Чагыштыру өчен: 2016 елның мартында 26 бәби туган, 12 гаилә төзелгән, 2 пар аерылышкан. Елның беренче кварталында 53 бала дөньяга килгән, 22 никах теркәлгән, 6 пар таркалган.


Нет комментариев