Әлки районында иң төзек, чиста авылга һәм шәхси хуҗалыкка бәйге игълан ителде
Яңалыклар

Әлки районында иң төзек, чиста авылга һәм шәхси хуҗалыкка бәйге игълан ителде

Районда иң төзек, чиста авылга һәм шәхси хуҗалыкка (личное подворье?) конкурс игълан ителде. 1 апрельдән республикада санитар-экология икеайлыгы башланды. Күзләрне иркәли торган чисталыкка ияләшеп барабыз инде. Авыл халкы хәзер өйләрен, каралты-кура тирәләрен төзекләндереп, матурлап кына калмый, бакчасына, әйләнә-тирәгә төрледән-төрле чәчәкләрне дә күпләп утырта. Җәй буе гөлбакча эчендә утыручы хуҗалыклар елдан-ел...

Районда иң төзек, чиста авылга һәм шәхси хуҗалыкка (личное подворье?) конкурс игълан ителде.

1 апрельдән республикада санитар-экология икеайлыгы башланды. Күзләрне иркәли торган чисталыкка ияләшеп барабыз инде. Авыл халкы хәзер өйләрен, каралты-кура тирәләрен төзекләндереп, матурлап кына калмый, бакчасына, әйләнә-тирәгә төрледән-төрле чәчәкләрне дә күпләп утырта. Җәй буе гөлбакча эчендә утыручы хуҗалыклар елдан-ел ишәя.

Район башкарма комитеты быел да торак пунктлар һәм йорт-хуҗалыклар арасында чисталык-төзеклек һәм матурлык бәйгесе игълан итте. Аңа авыл бәйрәмнәрендә һәм район Сабан туенда нәтиҗә ясалачак. Җиңүчеләрне саллы гына бүләкләр дә көтә. Әйдәгез, уртак тырышлык белән әйләнә-тирәбездә чисталык, матурлык тудыруга керешик, конкурсларда катнашыйк!


Нет комментариев