Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Мәк” операциясе үткәрелә

Наркотик матдәләрнең законсыз әйләнешенә каршы көрәш йөзеннән полиция хезмәткәрләре "Мәк" операциясе үткәрәләр.

Аның беренче этабы 13 июньнән 15 июльгә, икенче этабы 1 августтан 30 сентябрьгә чаклы дәвам итә. Исеменнән аңлашылганча, бу чара мәк һәм шуның кебек сабагында, яфракларында яисә чәчәк орлыкларында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне эзләп табып юк итүгә юнәлтелгән. Авыл җирлекләре үзидарәләре кыргый киндер белән "көрәшә": үскән урыннарын ачыклап юкка чыгара. Полиция хезмәткәрләре кисәтә: йорт тирәсендә, бакчада мәкнең бернинди төрен дә (шул исәптән декоратив) үстерергә ярамый. Әлеге таләпне бозучыларга карата, административ чаралар күреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев