Әлки районында патолог-анатом бүлеге модульле корпусы төзелеп бетү алдында
Яңалыклар

Әлки районында патолог-анатом бүлеге модульле корпусы төзелеп бетү алдында

"Строитель и К" төзүчеләре район үзәк хастаханәсенең патолог-анатом бүлеге модульле корпусын салуны төгәлләп киләләр. Соңгы елларда районда патолог-анатом бүлеге булмау сәбәпле, мәрхүмнәрне медицина экспертизасы үткәрү өчен Болгар, Чистай шәһәрләренә алып барырга туры килде. Инде әлеге борчулы мәшәкатьләр бетәчәк. Район үзәк хастаханәсе территориясендә патолог-анатом бинасы сафка басып килә. Төзүчеләр инде аның...

"Строитель и К" төзүчеләре район үзәк хастаханәсенең патолог-анатом бүлеге модульле корпусын салуны төгәлләп киләләр.

Соңгы елларда районда патолог-анатом бүлеге булмау сәбәпле, мәрхүмнәрне медицина экспертизасы үткәрү өчен Болгар, Чистай шәһәрләренә алып барырга туры килде. Инде әлеге борчулы мәшәкатьләр бетәчәк. Район үзәк хастаханәсе территориясендә патолог-анатом бинасы сафка басып килә. Төзүчеләр инде аның түбәсен яптылар, хәзер эчке эшләрен башкаралар. Атна ахырына алар эшләрен төгәлләргә җыеналар.

Район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге патолог-анатом белгечен дә укытып кайтарды. Чуаш Кичүе табиблык амбулаториясенең гомуми практика табибы Радик Вәлиев, дүрт айлык курслар тәмамлап, әлеге хезмәтне башкару хокукына ия. Алда тагын бер зур эш - патолог-анатом бүлегенә лицензия аласы бар.


Нет комментариев