Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Пенсия фонды хезмәткәрләре Спартакиадасы булды

Үткән атнада Базарлы Матакта Россия Пенсия фондының район һәм шәһәр идарәләре хезмәткәрләре Спартакиадасы булды.

Анда ун район командасы катнашты. Ярышлар "Алинә" универсаль спорт залында һәм "Ләйсән" йөзү бассейнында узды. Спартакиадада катнашучыларны Әлки районы башлыгы урынбасары Рәшит Билалов һәм Россия Пенсия фондының Татарстан буенча идарәсе бүлек начальнигы Владислав Харитонов сәламләделәр.

Спартакиада спортның алты төре буенча үткәрелде. Пенсия фондының район идарәсе командасы анда әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Безнекеләр бадминтон һәм гер спорты буенча - беренче, футбол һәм йөзү буенча икенче урыннар алдылар. Гомумкоманда зачетында, нурлатлылардан гына калышып, әлкилеләр икенче булды.

Спартакиадада катнашучылар бездәге заманча спорт корылмаларына сокланып, ярышларның оештырылуына канәгатьлек белдереп, кунакчыллык өчен рәхмәтләр әйтеп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев