Юхмачыдагы өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында тәрбияләнүчеләргә дин тоту өчен дә барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырышалар.
Биредә мөселманнарга һәм христианнарга гыйбадәт кылу өчен аерым бүлмәләр булдырылган. Интернатта район благочинные Андрей Зиньков, шулай ук якын-тирә авылларның муллалары да еш була. Ә үткән атнада мөселман динендәге өлкәннәрне Түбән Әлморза авылы мәчетенә җомга намазына алып бардылар. Биредә алар намаз укыдылар, мулла Насыйбулла Саттаров укыган Коръән аятьләрен, вәгазьләрне тыңладылар. Аннан соң Нәзирә Вәлиева һәм Сәрия Сәгъдәтшина әзерләгән табын янында бергәләп чәй эчеп, гәпләшеп утырдылар.
Нет комментариев