Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак мәктәбен тәмамлаган 29 егет һәм кызга аттестатлар тапшырылды

Бу көннәрдә мәктәпләрдә унберенче сыйныфны тәмамлаучыларга аттестат тапшыралар,

шушы уңайдан мәктәп белән саубуллашу кичәләре үткәрелә.

Базарлы Матак мәктәбен быел 29 кыз һәм егет тәмамлады. Алар арасында 11 укучы бик яхшы билгеләргә укыган өчен Россия медальләре белән бүләкләнделәр. Укучыларның барысы да бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды. Елена Игнатьева рус теленнән 100 балл җыйды. Төрле фәннәрдән 80-90 балл җыючылар да бар.

Хәзер егет-кызларның кулларында аттестат, алар һөнәри белем алу өчен югары һәм махсус урта белем бирү учреждениеләренә гариза тапшыра алалар. Уку йортлары да гаризалар кабул итә башлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев