Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы Экология елына багышланган концерт күрсәтте. ФОТО

Районда үзешчән сәнгать коллективларының Экология елына багышланган фестивале дәвам итә.

8 апрельдә район мәдәният йорты сәхнәсендә Базарлы Матак урта мәктәбе педагогик коллективы һәм укучылары чыгыш ясады. Һәрвакыттагыча, бу зур коллективның концерты гаять үзенчәлекле, бай эчтәлекле булды, үзләренә хас югарылыкта узды.

Үзешчән сәнгатьтә җитәкче үзе катнашкан коллективлар сирәктер. Базарлы Матак урта мәктәбе концерты исә директор Луиза Абдрахманованың туган җиргә, аның гаҗәеп табигатенә мәдхия укыган, бу олы байлыкны күз карасы кебек сакларга өндәгән кереш сүзе белән башланды. Әлеге сүзләр концерт программасының лейтмотивы гына түгел, ә балаларда хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына карата мәрхәмәтле, сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү эшенең мөһим бер генә өлеше булып та яңгырады.

Узган ел "Экояз" республика санитар-экология бәйгесе җиңүчесе булган Базарлы Матак мәктәбе укучылары елның-елында дистәләрчә урамнарны, елга буйларын, посадкаларны чүп-чардан арындыралар. Паркларны ямьләндерү, агачлар утырту кебек зур эшләрдә дә алар актив катнаша. Ә бүген бу балалар укытучылары белән бергә район сәхнәсендә үз талантларын күрсәттеләр, җырлар һәм биюләр башкарып, шигырьләр сөйләп туган якның матурлыгын данладылар.

Бу искитмәле концертны әзерләүдә музыка җитәкчесе Фирдания Хәбибуллинаның хезмәтен, өлешен бәяләп бетергесез. Аның җитәкчелегендә чыгыш ясаган укытучыларның зур хоры - бу коллективның районның бүтән үзешчәннәре алдында бәхәссез өстенлеге һәм аермалы сыйфаты ул. Хор башкаруында "Нинди гүзәл син, Россия!" һәм "Мин яратам сине, Татарстан" җырлары гаҗәеп матур яңгырады. Тамаша залы өстеннән әйтерсең лә көчле дулкын узды, бу җырлар безнең һәркайсыбызга якын шул.

Укытучылардан торган "Чишмә", "Хыял" вокаль ансамбльләре чыгышларын да тамашачылар бик җылы кабул итте. Башкару осталыгы, костюмнарның күркәмлеге, җырларның урынлы сайлануы бигрәк тә отышлы булды. Әйтергә кирәк, концерттагы барлык җырлар, биюләр фестиваль темасына аваздаш иде, моны жюри да билгеләп үтте.

Сүз дә юк, биюләр теләсә кайсы концертны җанландырып җибәрә. Педагоглар коллективы чыгышында да бу шулай булды. Һәр бию төркеме зәвыклы костюмнардан иде, чыгышларда матурлык, грация, хәрәкәтләрдә ритмика һәм пластика сизелеп торды. Укытучылар бию төркеме башкаруындагы "Диско партизаны" эстрада биюе, рус халык биюе һәм вальс тамашачыларның көчле алкышлары белән бүләкләнде.

Гөлсинә Мөхәммәтшинаның - "Сайрый сандугач", Лилия Садыйкованың - "Ромашкалар", Эльмира Монадиеваның - "Аккош тугрылыгы", Рәзилә Хатыйпованың - "Әниләр", Алинә Сафинының - "Сагындым авылымны" җырлары "бис"ка башкарылды.

Юморлы шаян номерлар концертны һәрчак бизәп җибәрә. Елның-елында концертларны шундый күңелле чыгышлар белән баетучы педагоглар бу юлы да көлкеле күренешләрне артистлардай оста уйнадылар. Вера Красильникова һәм Татьяна Балакирева башкаруында "Рус әбиләре" күренеше, Илнур Фәйзуллин, Миләүшә Фәттахова, Әлфинур Искәндәрова, Данис Хаҗипов башкаруында Г.Камал комедиясеннән "Бүләк өчен" дигән өзек тамашачыларны битараф калдырмады, көчле алкышларга күмелде.

Концерт номерларын тамаша кылганда - җырмы ул, биюме, биология укытучысы Валентина Желтухина башкарган "Ыңгыраша җир" монологымы - күңелләрне биләгән хисләрне сүз белән аңлатуы да авыр. Бу чыгышлар барысы да безнең, залда утыручы тамашачыларның, гомумән, бөтен җәмәгатьчелекнең игътибарын Ватаныбызның, туган җиребезнең, районыбыз, авылыбызның экология иминлеге проблемаларына җәлеп итүгә юнәлтелгән иде. Шуңа да иң ахырда башкарылган "Не уроните шарик" һәм "Жить" җырлары концертның кульминациясе булды. Барлык катнашучылар башкаруындагы бу җырны зал да күтәреп алды.

Жюри Базарлы Матак урта мәктәбе коллективы чыгышын югары бәяләде. Мәктәп директоры Луиза Абдрахманованың "Безнең концерт экология марафонына әйләнсен" дигән сүзләре районда күтәреп алыныр һәм кече Ватаныбызны чәчәкле бакча итү өчен һәркайсыбызның игелекле гамәлләрендә дәвамын табар, дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев