Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Әхмәт авылында якташлары Фираил Шиһаповны искә алу чаралары була

4 мартта Әхмәт авылында Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары үтәчәк. Фираил Шиһапов озак еллар Чистай районы баш табибы булып эшләде. Ул елларда аңа ярдәм сорап кемнәр генә мөрәҗәгать итмәде. Авылдашлары әхмәтлеләрне генә түгел, гозер белән килгән һәркемне каршы алып, булышлык күрсәтә иде мәрхәмәтле якташыбыз. Ни...

4 мартта Әхмәт авылында Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы Фираил Шиһаповны искә алу чаралары үтәчәк.

Фираил Шиһапов озак еллар Чистай районы баш табибы булып эшләде. Ул елларда аңа ярдәм сорап кемнәр генә мөрәҗәгать итмәде. Авылдашлары әхмәтлеләрне генә түгел, гозер белән килгән һәркемне каршы алып, булышлык күрсәтә иде мәрхәмәтле якташыбыз. Ни кызганыч, дүрт ел элек 60 яше тулган көннәрдә аның гомере кинәт өзелде.

4 мартта Әхмәт авылы мәчетендә Фираил Шиһапов истәлегенә Корбан ашы үткәрелә. Авыл мәдәният йортында татарча көрәш бәйгесе оештырыла (сәгать 11 дә башлана). Анда Чуаш Кичүе, Түбән Әлки авыл җирлекләреннән яшь көрәшчеләр чакырыла. Клубта шулай ук рәсемнәр күргәзмәсе, зур концерт булуы көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев