Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Иске Камка авылында 60 кешелек ифтар мәҗлесе үткәрелгән

Иске Камка авылында "Алексеевскдорстрой" җәмгыятенең генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев ярдәме белән зурлап ифтар ашы үткәрелде.

Мәҗлескә Иске Камканың үзеннән, Карамалы, Мәүләшә, Алпар, Чаллы авылларыннан җәмгысе 60 кеше чакырылган. Өстәл әзерләү чыгымнарын Фоат Вәлиев тулысы белән үзе күтәргән. Аш-суны исә җирлек советы, бюджет оешмалары хезмәткәрләре әзерләгән. Ифтар мәҗлесендә район советы рәисе урынбасары Рәшит Билалов һәм район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиев катнашканнар. Кунакларны котлаганнар. Җирлек башлыгы Фәргать Акберов та мәҗлескә килүчеләргә үз теләкләрен җиткергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев