Әлки районының Түбән Кәчи авылына бүген модульле ФАП кайтарылачак
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Кәчи авылына бүген модульле ФАП кайтарылачак

Быел модульле фельдшер-акушерлык пункты Түбән Кәчидә төзеләчәк.

Аның инде урыны әзер, җирлек башкарма комитеты канализация ясаткан, электр челтәрләренә техник ялгану өчен документлары бар. Модульнең үзен 7 апрельдә алып кайтачаклар. Аны "Строитель и К" оешмасы төзеп куячак. Яңа ФАП бинасын электр белән җылытуга көйләргә исәплиләр.


Нет комментариев