1 апрельдән социаль пенсияләр 6,1 процентка күтәреләчәк.
Район Пенсия фонды җитәкчесе Рәис Галләмов хәбәр иткәнчә, бу яңалык социаль пенсия алучы 659 әлкилегә кагылачак. Болар иминият пенсиясе алу өчен тиешле стажлары җитмәүчеләр, балачактан инвалидлар һәм инвалид балалар, туендыручысын югалту сәбәпле пенсия алучылар.
Нет комментариев