Әлки районында 15 февральдә чаңгы ярышлары үткәрелә
Яңалыклар

Әлки районында 15 февральдә чаңгы ярышлары үткәрелә

15 февральдә район чаңгы базасында “Россия чаңгы юллары” кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелә.

Анда мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, пенсионерлар – теләге булган һәркем чакырыла. Ярышлар 3 һәм 2 километрлы дистанцияләрдә уздырыла. Үз көеңә ирекле шуарга да мөмкин.

Бәйгегә  старт сәгать 11 дә бирелә, катнашучыларны теркәү 10 сәгатьтә башлана. 6+


Нет комментариев