Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалы гаиләләргә 1325 ана капиталы сертификаты тапшырылды

Ана капиталы – балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүнең иң нәтиҗәле чараларыннан берсе.

 Районыбызда күпме гаилә әлеге ярдәмне алган, аны ничек файдаланганнар? Бу хакта Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Рәис ГАЛЛӘМОВ сөйли.

– Әлеге дәүләт программасы гамәлгә кергәннән бирле Пенсия фондының район идарәсенә ана капиталы сертификаты алу турында гариза белән 1325 гаилә мөрәҗәгать итте.

Торак шартларын яхшырту ана капиталын файдалануның иң популяр юнәлеше булып  кала. Сертификатка ия булучыларның 98 проценттан артыгы капиталны шул максатта тоткан. Ана капиталы программасы эшли башлаганнан бирле аның средстволарына 1120 әлкилеләр гаиләсе торак шартларын яхшырттылар. Болардан 785 гаилә торак кредитларын  ана капиталы белән өлешчә яисә тулысынча капладылар. Ә 335 гаилә кредит алмыйча гына өйле я фатирлы булдылар.

Болардан тыш, Пенсия фонды идарәсе сабыйларны бакчага йөртүгә  һәм балаларны укытуга әлкилеләрдән 89 гариза кабул итте.

Сертификатка ия булган гаиләләрнең 88 процентка якыны ана капиталы акчаларын тулысынча файдаландылар. Программа гамәлдә булган чорда балалы гаиләләргә 390 миллион сумнан артыграк акча түләнде.

Күпләрне балалы гаиләләргә әлеге дәүләт ярдәме программасының күпме вакыт гамәлдә буласы кызыксындыра. Гамәлдәге закончалык нигезендә, ана капиталы алу өчен сертификатка хокук бирүче баланың 2021 елның 31 декабренә кадәр тууы яисә уллыка алынуы зарур. Ә сертификатның үзен алу һәм аның средстволарын файдалану вакыт белән чикләнмәгән.

Шуны да искәртәм, быелның 1 гыйнварыннан Пенсия фонды ана капиталы средстволарыннан айлык түләү алуга гаиләләрдән гаризалар кабул итә. Әлеге түләү икенче балалары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң дөньяга килгән яисә уллыка алынган гаиләләргә генә бирелә. Айлык түләүнең күләме 8490 сум, ул балага яшь ярым булганчы түләнә. Бүген Пенсия фондының район идарәсе ана капиталы средстволарыннан өч гаиләгә айлык түләүләр биреп бара.

2018 елда ана капиталының күләме 453026 сум тәшкил итә.        

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев