Әлки районында берәү күршесенең 32 мең сум акчасын урлаган
Юхмачы авылында бер өйдә аракы эчкәннән соң өй хуҗасы башка бүлмәгә чыгып торган арада кунак аның җыеп куелган 32 мең сум акчасын урлаган.
Акчасы югалганны белүгә хуҗа район эчке эшләр бүлекчәсенә хәбәр иткән. Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаять эшен “кайнар эздән” ачалар. Акчаны хуҗасына кайтарып бирәләр. Каракка карата җинаять эше кузгатылган. Бу турыда район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев