Авария нәтиҗәсендә йөртүчеләрнең икесе дә тән җәрәхәте алган.
20 ноябрьдә “Алексеевск-Югары Колок” автомобиль юлының Карга авылы тирәсендәге өлешендә “Лада Веста” автомобиле һәм йөк машинасы катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Авария нәтиҗәсендә йөртүчеләрнең икесе дә тән җәрәхәте алган.
Тикшерүчеләр фикеренчә, авариядә җиңел машина йөртүче гаепле. Ул алдан баручы йөк машинасы белән ике арадагы куркынычсыз дистанцияне бозган.
Нет комментариев