Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында чаңгы юлларын кыздырдылар

“Россия чаңгы юллары” массакүләм чарасына әлкилеләр дә актив кушылды. Узган шимбәдә 150 ләп кеше бердәм төстә чаңгыга басты. Әлеге бәйге ТАССРның 100 еллык, районыбызның 90 еллык юбилейларына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

Фоторепортаж

Бу кыш чаңгы шуарга яратучылар өчен бик уңай килмәде килүен. Башта озак кына кар булмады. Аннан кар яугач та әледән-әле җылы, җепшек һава торышы җайсызлыклар тудырды. Алай да чаңгыга мөкиббәннәр мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмады. Чаңгы базасында, “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере тирәсендә салынган чаңгы юлларында спортны, сәламәт яшәү рәвешен хуп күрүчеләр рәхәтләнеп шуды.

15 февраль көне дә чаңгы ярышлары өчен бик кулай булды. Артык салкын да, җепшек тә түгел иде. Базарлы Матактагы чаңгы базасына җыелучылар арасында районның төрле авылларыннан олылар да, мәктәп укучылары да бар иде.

Чаңгычыларны район башлыгы Александр Никошин сәламләде. Ул һәркемне спорт белән актив шөгыльләнергә өндәде. Кышын чаңгыда, тимераякта шууның сәламәтлек өчен бигрәк тә файдалы булуына басым ясады, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләде.

Бу көнне чаңгы юлына басучылар кышкы спорттан чын-чынлап канәгатьлек, күңел күтәренкелеге алдылар.

Кыш айлары инде азагына якынлаша. Чаңгы юллары әйбәт, нык чакта анда шуып, кышкы саф һава белән хозурланып калыйк.

                 ***

Бу көнне районыбыз төзелүнең 90 еллыгы уңаеннан оештырылган рәсем, шигырь, видеороликлар бәйгесенә дә йомгак ясалды. 

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге үткәргән әлеге бәйгегә  йөзләгән иҗади эш кабул ителгән. 44 мәктәп укучысы төрле номинацияләр буенча җиңүче дип табылган. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев