Әлки районында “Ел педагог-оештыручысы” бәйгесендә Любовь Баканова һәм Лилия Хәбибуллина җиңү яулады
Яңалыклар

Әлки районында “Ел педагог-оештыручысы” бәйгесендә Любовь Баканова һәм Лилия Хәбибуллина җиңү яулады

.

“Кеше тәрбияләү” бөтенроссия бәйгесенең “Ел педагог-оештыручысы” номинациясе буенча муниципаль этабында биш кеше көч сынашкан.

Түбән Кәчи төп мәктәбе һәм Нәби Дәүли исемендәге гимназиянең педагог- оештыручылары Любовь Баканова һәм Лилия Хәбибуллина бәйгедә җиңү яулаган. Алар Алексеевскида конкурсның зона этабында районыбыз данын яклаячак.

 *  *  *

Ә “Менә дигән вожатый” бәйгесендә Чуаш Кичүе һәм Базарлы Матак урта мәктәпләре отряд вожатыйлары Адилә Зәйдуллина һәм Эльвира Шәйхетдинова җиңүче булган.

Бу конкурста 12  отряд вожатые ярышкан.


Нет комментариев