Әлки районында иң оста хоккей командасын ачыклыйлар
Яңа ел алдыннан хоккей буенча район беренчелегенә старт бирелгән иде.
Чуаш Кичүендә узган ярышларда өч команда катнашты. Базарлы Матак мәктәбе хоккейчылары анда ышанычлы җиңү яулады. 2-нче урында – Түбән Әлки, 3-нче - Чуаш Кичүе командалары.
3 гыйнварда район үзәгендә булган очрашуда Базарлы Матак командасы искематаклылардан да өстен булуын ачыклады. Ә аннан соң Иске Матак хоккей тартмасында үткән ярышта хуҗалар район үзәге хоккейчыларын җиңеп чыктылар.
5 гыйнварда өстәмә уен үткәрелә. Ул Базарлы Матак мәктәбе каршындагы хоккей тартмасында булачак. Җиңүче шунда ачыкланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев