Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ике дистәдән артык әфганчы гаиләсе Татарстан пособиесен алды

2019 елда совет гаскәрләре чикләнгән контингентының Әфган җиреннән чыгарылуына 30 ел булды. Татарстанда шул уңайдан интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган һәм тыныч тормышта үлгән әфганчылар гаиләләренә 5 мең сум бер тапкырлы пособие бирелде.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән бирелә торган әлеге пособие районыбызда ике дистәдән артык гаиләгә тапшырылды.

Яңа ел бәйрәме көннәрендә без Әфганстан сугышында  һәм башка локаль конфликтларда катнашучыларның район советы рәисе Рөстәм Шәйхетдинов белән Түбән Әлморза авылында булдык. Биредә 1985-1987 елларда Әфганстан җирендә хезмәт иткән Андрей Елизаровның әнисе Анна Федоровна яши.

Анна Федоровна безне Димитровградта яшәүче олы улы Александр белән каршы алды. Әфганчы Андрей, ни кызганыч, 2001 елда 34 яшендә вафат булган. Исән булса, аңа хәзер дә 53 яшь кенә булыр иде.

Улы турында сагыш һәм ярату белән искә ала ана. Бик зиһенле, тырыш бала иде, мине бик хөрмәт итеп яшәде, ди. Армиягә чакырылгач, Андрей Үзбәкстанда хәрби өйрәнүләрдә була һәм үз теләге белән Әфганстанга, сугыш барган җиргә китә. Анна Федоровна ике елга якын баласы өчен ут йотып яши.

–Берсендә шулай тикторганда иконам егылып төште. Йөрәгем урынында булмады ул көннәрдә. Соңрак улым сөйләде – биш солдат автомобильдә барганда дошманнар аларны утка тоталар. Арада бары Андрей гына исән калган,–дип хатирәләрен яңарта ана.

Егет армиядән кайткач гаилә корып Алабугада яшәгән, шофер булып эшләгән. Язмыштыр, күрәсең, ут эченнән исән-сау чыгып та, ул тыныч тормышта үлеп киткән.

Рөстәм Шәйхетдинов Андрейның әнисенә акчалата пособиене тапшырды. Анна Федоровнаны ул Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлады, ныклы сәламәтлек теләде. Юхмачы авыл җирлеге башлыгы Рамис Сәлахов та әлеге теләкләргә кушылды. Ул батыр егет тәрбияләгән ананың яшәү шартлары белән кызыксынды, ярдәм кирәк булганда мөрәҗәгать итәргә чакырды.

Районда әфганчыларның күп кенә гаиләләренә пособие шулай өйләренә барып тапшырылды.

Рөстәм Шәйхетдинов әйтүенә караганда, республикада интернациональ сугышчыларның гаиләләрен  кайгырту җәһәтеннән күп эшләр башкарыла. Монда ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Әфганстан сугышы һәм локаль конфликтлар ветераннары мәсьәләләре буенча координация советы рәисе Иван Егоровның (ул үзе дә әфганчы) тырышлыгы гаять зур.

Районыбызда да әфганчылар белән даими чаралар үткәрелә. Һәр елны февраль аенда интернациональ сугышчылар көне зурлап билгеләп үтелә. Узган ел бүген инде арабызда булмаган әфганчы егетләрнең өйләренә истәлек такталары куелды. Боларның барысы да район башлыгы Александр Никошин ярдәме белән эшләнә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев