Әлки районында караклар коймаларның тимер баганаларын урлаганнар
Яңалыклар

Әлки районында караклар коймаларның тимер баганаларын урлаганнар

​​​​​​​Узган атна дәвамында эчке эшләр бүлекчәсенең кизү тору частенә төрле вакыйгалар хакында 23 хәбәр кергән.

 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 68 очрагы теркәлгән, аларның 9 ын участок уполномоченныйлары ачыклаган.

Кызганычка каршы, авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән мөлкәт урлау очраклары күбәйгән. “Хузангай” җәмгыятеннән караклар коймаларның тимер баганаларын чәлдергәннәр, ә “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең Юхмачыдагы подразделениесеннән кыек куллы берәү КамАЗ аккумуляторын алып чыгып киткән. Әлеге фактлар буенча тикшерү бара.


Нет комментариев