Әлки районында халык цифрлы каналларга күчеп бетү алдында
.
Телевизорларын цифрлы каналларга күчерүчеләргә моның өчен приставкаларны почта бүлекчәләреннән алырга була.
Мәгълүм булганча, аналог телеканаллар (телевещание) июнь башында бетәчәк. Моңа кадәр район халкы тулысынча цифрлы каналларга күчеп бетәргә тиеш.
Цифрлы каналлар өчен приставкалар сәүдә нокталарында күптәннән сатыла. Соңгы айларда, халыкка уңай булсын өчен, приставкалар авыл почта бүлекчәләренә дә китерелде. Район почта бүлекләренә 117 данә приставка кайтарылган. Сатуда булмаса, халык шунда ук заявка калдыра ала. Приставка кыска вакыт эчендә кайтарылачак. Аның бәясе 990 сум.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев