Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында пандемия вакытында ачылган "кайнар линия" кабат эшли башлады

Коронавирус пандемиясе шартларында өлкән яшьтәгеләргә азык-төлек, дарулар сатып алуда ярдәм итү өчен 2020 елда “Кайгырту” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә “кайнар линия” булдырылган иде.

  Ел дәвамында әлеге телефоннан 200 дән артык мөрәҗәгать кергән. Социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар  ярдәмендә заявкаларның барысы да канәгатьләндерелгән – өлкән яшьтәгеләргә, алар сораган даруларны, ашамлыкларны сатып алып, өйләренә кадәр илтеп биргәннәр.

1 февральдән “кайнар линия” кабат эшли башлады. 65 яшьтән өлкәнрәк булган ялгыз яшәүче әби-бабайлар, инвалидлар 8(84346)2-08-88 телефонына шылтыратып, үзләренә кирәкле товарны китереп бирүне сорый алалар. Социаль хезмәткәрләр мондый үтенечләрне дүшәмбе-җомга көннәрендә 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькәчә үтиләр (12.00-13.00 сәгатьтә төшке тәнәфес).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев